Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия студентлары көне алдыннан Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Ел студенты» конкурсының финалы узды. Бүләкләү тантанасы яңартылган «Нур» яшьләр үзәгендә үтте.

Җиңүчеләргә һәм лауреатларга бүләкләрне VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Шәһәр Советы депутаты, «СТВ-Медиа» холдингы генераль директоры Әбделхак Батюшов, шәһәр студентлар советы рәисе Денис Идрисов тапшырдылар.

 Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең иң яхшы 79 студентыннан финалга 16 номинациядә лидерлар үтте.

Быел «Ел студенты-2020» грантына Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Дмитрий Потапов ия булды. Номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатларның исемнәре белән биредә танышырга мөмкин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсның «Ел Гран-при студенты-2020» төп номинациясендә менә инде дүртенче ел рәттән җиңүче Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның 33 мең сум күләмендә исемле стипендиясен ала.

Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 11:00