Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Бурычларны түләттерү эшенә коронавирус пандемиясе үз төзәтмәләрен кертә. Җир кишәрлекләрен арендалаучыларга һәм муниципаль милеккә ярдәм итү максатыннан, аренда түләвеннән кичектереп тору яки азат итү тәртибен билгеләүче норматив актлар кабул ителде", - дип шәрехләде башкарма комитетның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 48 шәхси эшмәкәр һәм оешма аренда түләүләрен кичектереп торудан файдаланган, гомуми суммасы 10,5 млн сум тәшкил иткән әлеге сумма 2023 елның 1 гыйнварына кадәр түләнергә тиеш.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә аеруча зыян күргән 11 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 447 мең сумлык аренда түләвеннән азат ителгән.

Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 11:23