Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында «Н2О» спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылуга биш ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты укытучылары һәм студентлары белән очрашуда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина катнашты.

Объектны төзү «Россиянең 500 бассейны» федераль проекты кысаларында узды, ул 2010 елда «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча старт алды. Яр Чаллыда спорт комплексының өч катында ике бассейн касәсе, өч тренировка залы, конференцияләр залы, көрәш залы, кардиозал, төркем программалары заллары, сауна, балалар бүлмәсе урнашкан.

Университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова студентлар өчен спорт-сәламәтләндерү комплексының мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте: "Бөтен югары уку йортының да мондый заманча комплексы юк әле!". Балалар өчен спорт-сәламәтләндерү комплексында 19 юнәлеш буенча дәресләр бара: йөзү, йога, тхэквондо, менталь арифметика, инглиз теле, иҗади дәресләр, джампинг һәм башкалар.

"Моннан 5 ел элек "500 бассейн" партия проекты ярдәмендә безнең яраткан педагогия университетында уникаль спорт-сәламәтләндерү комплексы барлыкка килде, ул физик культура һәм спорт өлкәсендә спортчылар һәм белгечләрне җәлеп итү үзәгенә әверелде. Һәм бу елларда анда 2,5 млнга якын өлкән кеше һәм 1,6 млннан артык бала булды. 36 студент спорт остасы исемен алды, ярышлар уздырыла, спорт дәресләре егермедән артык юнәлеш буенча алып барыла", - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

Шулай ук визит барышында Әлфия Когогина Яр Чаллы педагогия университеты студентларына тхэквондо буенча спорт мастерлары таныклыкларын тапшырды.

Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 11:23