Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк шәһәр китапханәсендә «Без төрле, әмма без бергә» дигән онлайн уены старт алды, ул ел саен үткәрелә торган «Минем төбәк һәм мин, күбрәк уйлаган саен, күбрәк саклыйм» дигән пиар-проект кысаларында уза. Проект инде дүртенче ел үткәрелә. Һәр елны катнашучы командалар Татарстан һәм Яр Чаллы шәһәре мәдәнияте, тарихы, табигате белән бәйле биремнәр үтиләр. Быел әлеге проект Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына туры китерелгән. Проект мәктәп музейлары активистларына һәм туган якны яратучыларга исәпләнгән.

Хәзерге вакытта проектта катнашу өчен Яр Чаллыдан 51 команда гариза биргән. Интернет уены алты турдан тора. Аның кагыйдәләре буенча, мәктәп музейлары активистларыннан җыелган һәм заявка биргән һәр команда Татарстан һәм Чаллыда яшәүче халыкларның тарихы, этнографиясе һәм мәдәнияте буенча биремнәр ала. Башкарылган биремнәр үзәк шәһәр китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге электрон адресына җибәрелә: cbs_oko@mail.ru. Биремнәрне үтәүнең мәҗбүри шарты – шәһәр китапханәләренә бару һәм китапханә эшен раслаучы фотолар. Һәр команда ВКонтакте социаль челтәрендәге пиар-проект битендә теркәлә. Уенны ВКонтакте социаль челтәрендәге проект битендә күзәтегез https://vk.com/club158109134.

Сишәмбе, 26 гыйнвар 2021, 15:40