Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Камәрия Галимҗан кызы Фәтхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән истәлекле бүләкләр һәм котлау сүзләрен Комсомол районы башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм ТИҮ рәисе Розалия Бражникова тапшырдылар.

Камәрия Галимҗан кызы ТАССРның Сарман районы Иске Әхмәт авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшче булып эшли. 1953 елда кияүгә чыга. 1967 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 14:58