Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр халкыннан ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итү дәвам итә. Яр Чаллыдагы рәсми тестлаштыру үзәге барлык теләүчеләрне, шул исәптән шәһәр оешмаларын ГТО комплексы нормативларын үтәүдә катнашырга чакыра.

Кышкы чорда нормативларны үтәү "Яр Чаллы" спорт комплексында, "Дельфин" йөзү бассейнында һәм "Прибрежный" паркында чаңгы трассасында бара. Чараларны үтәүдә катнашу өчен тиешле үрнәктәге медицина белешмәсе булырга кирәк. Яңа ел башыннан нормативларны үтәүдә мәгариф оешмалары укучылары актив катнаша. Барлык нормативларны да алтын билгегә үтәп, абитуриентның илнең югары уку йортларына кергәндә БДИга +10 балл алу мөмкинлеге бар.

Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 15:11