Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген юл хезмәтләре Сөембикә проспектының 20 комплекс ягына илтүче җирле юлны, Тынычлык проспектының 3 комплекс ягыннан җирле юлны,  Яр Чаллы проспектының 32 комплекс ягыннан җирле юлын чистарталар. Юлчылар әйтүенчә, бу кадәр карны чистарту өчен 8-9 сәгать вакыт кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда юлларны чистарту тәүлек әйләнәсенә алып барыла,  шул исәптән төнлә дә. Дублер-юлларны чистарту иртәнге 7:00 дән башланачак. Бу территорияне максималь рәвештә чистарту өчен эшләнә.

«Бу – масштаблы эш, шуңа күрә ул этаплап башкарыла. Тукталган автомобильләр билгеле бер кыенлыклар тудыра, алар һәрвакыт оператив рәвештә алып куелмый, шуңа күрә дублер-юлны чистартып булмый, әмма моны эшләргә тырышабыз. Чаллылылардан бу эшкә аңлап карауларын, машиналарын алдан ук алып куюларын сорыйбыз», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Юл хезмәтләре җирле юлларны график буенча ике сменада чистарталар. Беренче смена 6:00дан 18:00 сәгатькә кадәр эшли, икенче смена 18:00дән 6:00 сәгатькә кадәр. Кыш башыннан 266 мең кубометр кар чыгарылган, бу 20 меңнән дә ким булмаган рейс.

«Бездә фронталь төягечләр борылышта һәм чатларда эшли. Көнгә уртача шундый 8 төягеч һәм аларның һәркайсына 2 үзбушаткыч чыга. Шулай ук башка компанияләрдән техниканы өстәмә яллыйбыз: 6 фронталь төягеч, бер грейдер, 18 үзбушаткыч», – дип аңлатты «ПАД» МУП директорының җитештерү буенча урынбасары Илшат Гилмиев.

«ПАД» МУП юл хезмәткәрләре шулай ук җир асты кичүләрен, түбәләрдән кар чистарталар. Монда 30 хезмәткәр эшли.

Сишәмбе, 26 гыйнвар 2021, 17:12