Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Атказанган спорт исемнәре Чаллының ике спортчысына – Рафаэль Камаловка һәм Ранис Гыйләҗетдиновка бирелде. Көрәшче Ранис Гыйлаҗетдинов "Россиянең Атказанган спорт мастеры" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Тхэквондочы Рафаэль Камалов "Халыкара класслы спорт мастеры" исемен алды.

Бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында узды. Чаллы спортчыларына бүләкләрне Россия спорт министры Олег Матыцин тапшырды.

Чәршәмбе, 27 гыйнвар 2021, 09:25