Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россиядә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтәләр. Ленинград блокадасын кичергән Чаллы ветераннары да әлеге истәлекле датаны күз яшьләре белән искә ала. Комсомол районында блокадалы Ленинградны узган – Марианна Селиванова һәм Жанетт Кублицкая яши. Алар шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кисловтан котлаулар һәм бүләкләр алдылар.

Марианна Селиванова Ленинградта күп нәрсәдән мәхрүм ителүләренә карамастан, бер-берсенә ярдәм итеп яшәүләрен әйтте. Ул бер таныш булмаган хатынның соңгы йон яулыгын салып, "тормыш юлы" аша эвакуациягә җибәргәнен хәтерли.

Жәннәт Кублицкаяга шәһәр блокадага элләккәндә нибары дүрт яшь була. Камалышта калучыларның истәлекләре охшаш, барысы да хәбәр бирүче сирена, шартлау тавышын һәм бомбоубежищены, якын кешеләрнең якты дөньядан китүен, 125 грамм булган икмәк нормасын хәтерли.

Автозавод районында яшәүче Блокадалы Ленинградны узган Нина Старкова һәм Нина Колесова да котлаулар кабул итте. Аларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов һәм администрация башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Нина Старковага 13 яшьлек чагында камалышта кала, ул камалышның бөтен михнәтен үз җилкәсендә кичерә, ялгызы яши, әти-әнисе фронтта була. Сугыштан соң гомеренең күп өлешен шәфкать туташы булып эшли. Гомуми хезмәт стажы 38 елдан артык. 1972 елда пенсиягә чыккач, Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. Өлкән шәфкать туташы булып башта балалар бакчасына, аннары беренче шәһәр балалар хастаханәсенә эшкә урнаша һәм тагын 15 ел эшли.

Нина Колесова ул чакта бик кечкенә була, берни дә хәтерләми, кече сеңлесе камалыш вакытында үлгәнен генә белә. Эвакуациядән соң бер атнадан әнисе вафат була.

Сугыштан соң, 1959 елда, Нерехта шәһәрендә (Кострома өлкәсе) «Красная текстильщица» җитен эшкәртү комбинатына эшкә урнаша. Нина Ивановна 1975-1993 елларда «КАМАЗ» предприятиеләрендә эшли. Гомуми хезмәт стажы – 36 ел.

Чәршәмбе, 27 гыйнвар 2021, 11:26