Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2020 елга эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе таралу шартларында Татарстан Инвестицион климат торышы буенча илдә алдынгы позицияләрне саклап калуны дәвам итә һәм халыкара компанияләр өчен Россия базарына керүнең иң яхшы ноктасы булып кала бирә. Узган ел республика Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының милли рейтингында янә 2 нче урынны алды.

Спикер хәбәр иткәнчә, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренең кайбер резидентлары үз инвестицияләрен арттырырга карар кылган. Сүз Чаллының «Идел», «Тэмпо», «КМД НЧ», «Термокреп» компанияләре турында бара.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Яр Чаллы» ТОСЭРы – җәлеп ителгән резидентлар саны, инвестицияләр күләме һәм республиканың алга киткән социаль-икътисадый үсеше территорияләре арасында эш урыннары булдыру буенча лидерлар.


Чәршәмбе, 27 гыйнвар 2021, 11:48