Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Үзәк районында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын: Вафирә Сәлахетдин кызы Вәлитованы, Нина Николаевна Колесниченко, Валентина Федоровна Сединаны, Минзифа Гайфулла кызы Фәхриеваны һәм блокададагы Ленинградны саклаучы Әхмәт Рамазан улы Сөләймановны хөрмәтләделәр.

Котлауларга Шәһәр Советы депутатлары Әхәт Галәветдинов, Венера Туктарова, Илнур Исмәгыйлев, «16» комплексның ТИҮ рәисе Елизавета Глухова һәм «Оптимист 41» ТИҮ рәисе Ольга Денисова да кушылды.

Вафирә Сәлахетдин кызы Вәлитова Яшел Үзән районы Акегет авылында туа. 1939 елда гаиләсе белән Выборг шәһәренә китә. Сугыш башланганда аның гаиләсен Ленинградка эвакуациялиләр, анда ул  ачлыктан бөтен гаиләсен югалта. Блокададан азат ителгәч аны Краснодар краена җибәрәләр, аннары ул туган авылына кайта, пенсиягә чыкканчы колхозда эшли.

Нина Николаевна Колесниченко Ленинградта туа. 1943 елда апасы белән Пермь шәһәренә Ладож күле буенча теплоходта эвакуацияләнә. 1994 елда Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ» ААҖдә эшли.

Валентина Федоровна Седина Ленинград шәһәрендә туа. Блокада юк ителгәнннән соң, ул әбисе белән Биләргә эвакуацияләнә, анда колхозда эшли. 1973 елда ул гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә һәм лаеклы ялга чыкканчы «Камгэсэнергострой» ААҖдә хезмәт куя.

 Минзифа Гайфулла кызы Фәхриева Ленинградта туган. Әтисе 1943 елда үз теләге белән фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Сугыштан соң озак вакытлар Ленинградта яши, санэпидемстанция каршындагы дезинфекция отрядында эшли. Аннан Таҗикстанга китә.

 Әхмәт Рамазан улы Сөләйманов Чирмешән районының Туймәт авылында туган. 1942 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар, Ленинград һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша, өч тапкыр яралана (соңгысында җитди – кулы ампутацияләнә). Яраланып, демобилизацияләнә, туган авылына кайта, колхозда эшли.

Чәршәмбе, 27 гыйнвар 2021, 16:21