Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Яр Чаллының 15 гаиләсе сертификат алды. Гаиләләрне ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькманова котладылар.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программа барлыкка килгәннән бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчасы белән эш итү вакыты чикләнмәгән.

Чәршәмбе, 27 гыйнвар 2021, 16:04