Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә
расланган 1 621 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 303,6 тәшкил
итә, бу республика күрсәткеченнән 24,6% ка кимрәк. Әлеге мәгълүматларны
кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек
буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе
территориаль бүлеге башлыгы Лемуза Нәфигуллина җиткерде.
Шулай ук спикер чит илләрдән гражданнар килү буенча эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту буенча эш дәвам итә, дип сөйләде. Бер атна эчендә 10 административ беркетмә төзелде. Чит илдән килгән һәм коронавируска тест тапшырмаган чаллылыларга карата санитар закон таләпләрен үтәмәгән өчен 64 беркетмә төзелгән.
"Административ материаллар карап тикшерү һәм чаралар күрү өчен шәһәр судына җибәрелде. Хәзерге вакытта утыз өч материал буенча 247,5 сумлык административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителде", - дип билгеләп үтте Лемуза Нафигуллина.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 гыйнвар 2021, 11:34