Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елда 1 нче сыйныфка балаларны яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр. Үзгәрешләр турында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде: "Беренчедән, мәктәпләрне микрорайоннарга беркетү турында боеру документын бастырып чыгару вакыты үзгәрде. Элек бу 1 февральгә кадәр булса, хәзер 15 мартка кадәр. Ягъни бу көнне мәгариф учреждениеләрен шәһәрнең конкрет территорияләренә, районнарына беркетү турында боерык чыгарылачак. Ул басылганнан соң 10 көн эчендә мәктәпләр мәгълүмат стендына, рәсми сайтка приказ һәм беренче сыйныфка җыелу өчен буш һәм планлаштырыла торган урыннар саны турында мәгълүмат урнаштыралар", – дип аңлатты ул.

Шулай ук гаризалар кабул итү вакыты да үзгәрде. Беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен аларны 1 апрельдән 30 июньгә кадәр кабул итәчәкләр.

"Гаризаны кабул иткәннән соң өч көн эчендә, элеккеге кебек җиде көн эчендә түгел, ә гаризаны кабул иткәннән соң өч көн эчендә кабул итү турында боерык чыгарылачак, – дип ачыклык кертте Рөстәм Хуҗин. - Беркетелгән территориядә яшәми торган, әмма ниндидер белем бирү учреждениесенә укырга керергә теләгән балалар өчен, буш урыннар булган очракта, гаризалар кабул итү 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк".

2021-2022 уку елында парта артына беренче тапкыр 8 762 яшь чаллылы утырыр дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта шәһәр мәктәпләрендә 65 298 укучы белем ала, шуларның 8 483е – беренче сыйныф укучылары.

2021 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен комплектлау тәртибендә үзгәрешләр юк. Балалар бакчаларына балаларны кабул итү гадәттәгечә 1 апрельдә башлана.

Пәнҗешәмбе, 28 гыйнвар 2021, 12:09