Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы Башкарма комитетына быел җылылык өчен түләү буенча чаллылылардан ун рәсми мөрәҗәгать керде. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, тикшерү нәтиҗәсендә алты подъездның өчесенә генә кешеләр күчкән йорт ачыкланды.

«Шуңа бәйле рәвештә исәп-хисапларда хата ачыкланды, анда яшәүчеләргә артык суммалар язылган иде. Ул барлык өч подъезд буенча да төзәтелгән. Бу 80гә якын фатир. Барысы өчен дә яңадан исәп-хисап ясалачак. Бер кеше мөрәҗәгать итте, әмма бөтен йорт белән тикшерелгәнлектән, яңадан исәп-хисап барысы өчен дә эшләнәчәк», - диде Илья Зуев.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, индивидуаль җылылык исәпләү приборлары куелган йорт буенча мөрәҗәгать булган.
Моннан тыш, декабрьдә тәүлеклек һава температурасы - 10,7 градус. Гыйнвар аенда 11,5 градуска кадәр кимегән. "Эре идарәче компанияләр буенча җылылык җибәрү гыйнвар аенда, шәһәр буенча уртача алганда, декабрь белән чагыштырганда 6,5%ка артыграк", - диде Илья Зуев.

Шулай ук ул шәһәрдә чүп савытларыннан баш тартырга җыенмауларын билгеләп үтте. "Борчылырлык сәбәп юк. Мондый инициатива, яшәүчеләрнең үзеннән чыгарга тиеш. Әгәр аларның әлеге чүп савытларыннан баш тарту ихтыяҗы туа икән".

Пәнҗешәмбе, 28 гыйнвар 2021, 13:39