Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда быел барлыкка киләчәк яңа балалар бакчалары «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде. Бу хакта Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин атна саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә хәбәр итте: «Бу балалар бакчалары әле төзелә генә, әмма аларга чират ачык инде».

Быел Чаллыда өч балалар бакчасы төзелә: «Притяжение» торак районында – 85 нче, «Прибрежный» торак районының 34 микрорайонында – 130 нчы, «Яшьлек» торак районының 63 микрорайонында 131 нче номерлы балалар бакчалары төзелә.

2021 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен комплектлау гадәттәгечә 1 апрельдә башланачак.

Сишәмбе, 2 февраль 2021, 10:30