Шәһәр үзәк китапханәсе «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Рус шигърияте музыкада» дигән музыкаль батл башлап җибәрде.
Музыкаль батлга рус классикларының «рэп», «шансон», «джаз»,
«поп-музыка», «классика», «рок» һ.б. төрле музыкаль жанрда катнашучылар тарафыннан башкарылган видеороликлар кабул
ителә. Музыкаль батлда катнашырга 6 яшьтән алып барлык теләүчеләр чакырыла. Чарада катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: https://vk.com/public174645654 (Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге) һәм https://vk.com/public202092914 «Рус шигърияте музыкада» төркемнәренә язылырга; рус классигының музыкаль жанрлардагы сайлап алынган берәр шигырен
башкару видеосын төшерергә һәм аны "ВКонтакте" социаль челтәрендәге https://vk.com/public202092914 "Рус шигърияте музыкада" төркемендә #РусскаяПоэзияВмузыке #библиотекиЧелнов #ОтделИскусств хэштеглары белән урнаштырырга; cbs-art@mail.ru e-mail адресына «Рус шигърияте музыкада» тамгасы белән заявка җибәрергә. Эшләр белән заявкалар 2021 елның 1 февраленнән 28 февраленә кадәр кабул ителә. Белешмә өчен телефон: +7(8552) 70-02-26, +79957655920.
Тулырак мәгълүмат һәм нигезнамә белән библиотека-челны.рф. сайтында танышырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 гыйнвар 2021, 08:34