Яр Чаллының «Торпеда имени «Марселя Сагидуллина» командасы, «КАМАЗ» ААҖ җыелма
командасы, «БИМ-БАМ-БОМ» һәм «Ингеборга Дапкунайте» командалары яңа "Көлү лигасы" комедияле шоуы өчен кастинг-фестивальдә катнаштылар.
Кастингта Россия һәм якын чит илләрнең 180нән артык командасы үзләрен тәкъдим итте.
СТС каналы һәм Халыкара КВН берлеге 25-27 гыйнварда Мәскәүдә КВН йортында узган «Көлү лигасы» яңа комедия тамашасы өчен
кастинг-фестивальне башлап җибәрде. Февраль ахырында узачак телевизион фестивальгә 20дән 24кә кадәр команда эләгәчәк. Ярышлар өлешенә 12 кеше чыгачак, ягъни остазлар үзләренә икешәр команда сайлаячак.
"Көлү лигасы" - Халыкара КВН берлеге һәм СТС каналының уртак проекты,
анда теләсә кайсы юмористик жанрда: миниатюра, музыка, пародия, стендап,
КВН, импровизация һ. б. жанрда чыгыш ясаучы коллективлар катнаша ала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 29 гыйнвар 2021, 13:40