Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә,  ЗАГС органнарында 2021 елның 31 мартына кадәр балалары тууны теркәүче барлык гаиләләргә, 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза тапшырырга кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә эшләргә мөмкин. Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә йөкләнгән һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә.

2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды.

Түләү алу өчен гаризаны ике очракта гына бирергә кирәк: әгәр гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туып, аның ата-анасы Пенсия фонды тарафыннан балаларга элек бирелгән бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән булсалар; шулай ук ата-ананың элек, түләү алу өчен күрсәткән банк реквизитлары үзгәргән булса.

Җомга, 29 гыйнвар 2021, 14:22