Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган бәйрәм концерты булды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Рәсми өлеш башланыр алдыннан ул учреждение холлында оештырылган күргәзмәне карады. Анда удмурт, мари, мордва, Казахстан, башкорт һәм башка халыкларның милли киемнәре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә катнашучылар мэрны төрле халык биюләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Билгеләп үтик, бүген Яр Чаллыда 22 милли берләшмә эшли.

Бәйрәм концертын шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары ачып җибәрде.

"Бүген без иҗтимагый оешмалар, милли җәмгыятьләр, битараф булмаган чаллылылар белән бергә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына рәсми старт бирү өчен җыелдык. Татарстан Республикасының барлык районнары һәм шәһәрләре арасында Кама буендагы шәһәрнең тарихы үзенчәлекле. Үз мәдәнияте, диннәре, гореф-гадәтләре, туган телләре белән 80нән артык милләт бирегә килгән һәм бер-берсе белән тату яши алганнар. Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре дигән зур, күп милләтле, тату гаилә барлыкка килде. Минемчә, мондый кыска гына вакыт эчендә кешеләр арасында толерантлык, үзара ярдәмләшү һәм дуслык атмосферасы булдырылган башка шәһәрләр юк. Яр Чаллы халкы безнең зур илебез һәм Татарстан Республикасының байлыгы булып тора. Алар үз хезмәтләре, таланты, тырышлыклары белән матур шәһәр барлыкка килсен өчен барысын да эшләделәр. Без сезнең белән алга таба да беренче төзүчеләр буыны тарафыннан булдырылган нигезне ныгытырга, туган телләрен үстерергә, милли-мәдәни берләшмәләрнең матди-техник базасын ныгытырга тиеш", - диде мэр.

Шәһәр башлыгы ТАССР оешуга 100 ел истәлек билгесен тапшырды. 

 Татар телен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, яшь буынны тәрбияләүдәге казанышлары өчен Чаллының "Көмеш кыңгырау"газетасы редакциясе коллективы шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җомга, 29 гыйнвар 2021, 19:49