"O' кей, Google яки Online балалар" акциясе кысаларында 2-9 февральдә
китапханә хезмәткәрләре куркынычсыз онлайн-тирәлек формалаштыруга һәм
җаваплы, этик һәм куркынычсыз яңа технологияләрне куллануга багышланган
төрле чаралар үткәрәчәкләр. Атнаның һәр көне балалар өчен генә түгел,
аларның әти-әниләре, шулай ук китапханә эше белгечләре өчен дә чаралар
белән тулыландырылачак.
Чарада катнашучылар өчен танып-белү уеннары, квестлар, викториналар һәм мәгълүмат
көне узачак. Яшь кулланучыларга да, өлкәннәргә дә иң файдалы һәм
куркынычсыз интернет-ресурслар, шәхси мәгълүмат куркынычсызлыгы
кагыйдәләре турында сөйләячәкләр. Бу вакыйга уңаеннан укучыларга
интерактив китап һәм виртуаль күргәзмәләр тәкъдим ителәчәк.
"O' кей, Google яки Online балалар" акциясенең чаралар планы белән Куркынычсыз Рунет-2021 атналыгы кысаларында библиотека-челны.рф. сайтында танышырга мөмкин. Белешмәләр өчен тел.: 70-12-52.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 гыйнвар 2021, 10:51