Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елда капиталь ремонт программасы буенча 150 күп фатирлы йортта 1 млрд 469 млн сумлык ремонт планлаштырылган. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

Элегрәк 134 күпфатирлы йортта 1 млрд 254 млн сумлык ремонт планлаштырылган иде.

"Сан 134тән артып китте, чөнки без лифтларны ремонтлау буенча өстәмә финанслау өчен заявка бирдек. Бу заявка канәгатьләндерелде һәм капиталь ремонт суммасы арттырылды. 29 гыйнварда электрон аукцион игълан ителде. Заявкалар бирү вакыты 19 февраль. Килешү төзүнең якынча датасы – 5 март. Шуңа күрә быел март аенда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләребезне башлый алабыз", - дип билгеләп үтте ул.

"Март аенда бу эшләрне башлауны дөрес дип саныйм. Узган ел, кызганычка каршы, аукцион үткәрү озакка сузылды. Узган ел республика җитәкчелеге адресына безнең мөрәҗәгать булды. Ул ишетелде, шуңа күрә аукцион документациясе һәм кышкы-язгы чорда барлык кирәкле процедураларны үткәрү өчен алданрак формалаштырылган бөтен нәрсә дә бар иде. Аерма бар", – дип шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 1 февраль 2021, 08:50