Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты чаллылыларга контракт буенча хәрби хезмәт шартлары турында аңлата. Контракт буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү - тулы социаль тәэмин ителеш, лаеклы хезмәт хакы, РФ Кораллы Көчләре сафларында карьера үсеше һәм иртә пенсиягә чыгу мөмкинлеге.

Хәрби хезмәткәрнең акчасы бирелгән исемгә, хәрби вазыйфага бәйле айлык окладтан һәм шәхси казанышлары өчен айлык һәм башка өстәмә түләүләрдән тора. Алга таба ул вазыйфага, бирелгән исемгә, хәрби хезмәтнең гомуми озынлыгына, үтәлә торган бурычларны, шулай ук хәрби хезмәт үтү шартларын (район яки җирле) һәм тәртибен исәпкә алып арта. Акчалата өстәмә түләүне төрле юллар белән алырга була. Беренче чиратта физик әзерлек дәрәҗәсе хисабына. Билгеләнгән нормативларны тапшырырга һәм тиешле өстәмә (вазыйфаи окладның 100%ына кадәр) хәрби хезмәткә кергәннән соң ук алырга мөмкин. Парашют белән сикерүнең еллык нормасын үтәгән өчен хезмәт хакы 50%ка, Хәрби-Диңгез Флоты корабльләрендә хезмәт иткән өчен 120%ка артачак.

Шулай ук хәрби машиналар экипажлары составына керүче машина йөртүчеләргә һәм хәрби хезмәткәрләргә 70%ка кадәр төрле өстәмә түләүләр каралган. Аерым өстәмәләр махсус бурычларны үтәүче бүлекчәләрдә хәрби хезмәт үткән өчен каралган. Климатик яки экологик шартлар начар булган районнарда контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә район коэффициенты билгеләнә, шуннан чыгып өстәмә түләү исәпләнә. Хәрби хезмәткәрләргә түләүсез туклану, төп ялны үткәрү урынына түләүсез йөрү, торакка ташламалар һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителә. Мәсәлән, өч ел контракт буенча РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайткач, тупланма ипотека системасында катнашырга мөмкин. Мондый күләмдә ташламалар һәр дәүләт хезмәткәренә дә тәкъдим ителми, бу да хәрби хезмәтнең үзенчәлеге булып тора.

Хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт итә башлауга егерме елдан соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар, ә хезмәт иткән еллар өч елга бер көн кебек исәпләнгән районнарда хәрби хезмәт үтсә, хезмәт итә башлаганнан җиде елдан соң пенсиягә чыгарга мөмкин.

Барлык сораулар буенча да үз районнарыгызның хәрби комиссариатына яки контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була. Адрес: Казан шәхәре, Аэропорт урамы 1нче йорт, тел: 8(843)221-44-52.

Дүшәмбе, 1 февраль 2021, 15:17