Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 февральдән социаль түләүләр арта. Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9 %ка индексацияләнгән. Сүз инвалидларның, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының, радиациягә дучар булган кешеләрнең, Советлар Союзы һәм Россия геройларының, Социалистик Хезмәт Геройларының һәм кайбер башка гражданнар категорияләренең айлык акчалата түләүләрен арттыру турында бара. Хәзерге вакытта Чаллыда социаль түләүләрне 37 меңнән артык кеше ала.

Индексация күләме 2020 ел өчен инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән. Моннан тыш, социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче 4,9%ка индексацияләнә. Закон буенча ул бер тапкыр бирелә торган акчаны алучыларның барысына да тиеш. Җыелманың бәясе аена 1 211,66 сумга кадәр артты: дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент-аена 933,25 сум), төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юллама (акчалата эквивалент – аена 144,37 сум), шәһәр яны тимер юл транспортында яки дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү (акчалата эквивалент – аена 134,04 сум).

Дүшәмбе, 1 февраль 2021, 14:33