Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Фәимә Шәйморатова, Нинель Ильинична Лакомкина һәм Василий Филиппович Москвичев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярларга Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне  тапшырдылар. Комсомол районы башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова, ТИҮ рәисләре Галина Мамонтова һәм Әлфия Гыйззәтуллина.

Фәимә Шәйморатова ТАССРның Тукай районы Кустеево авылында туа. Башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда кыр эшләрендә, сугыштан соң складта учетчы булып эшли. 1952 елда кияүгә чыга. 1960 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы электротехника җиһазлары заводында эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Нинель Ильинична Лакомкина Свердловск өлкәсенең Кытлым авылында туа. Урта мәктәпне, аннан Чабаксар текстиль техникумын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. 1953 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1955 елда кияүгә чыга. Туку фабрикасында мастер, аннан фабрика комитеты рәисе булып эшли. Лаеклы ялга «Камгэсэнергострой» предприятиесеннән китә, анда ярдәмче материаллар бүлеге инженеры була. Ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар. «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.

Василий Филиппович Москвичев Балаш өлкәсе Хутор Уваровский авылында туган. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшче булып эшли. 1970 елда өйләнә. 1972 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы ЖБИ-210 слесаре булып эшли. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 1 февраль 2021, 16:45