Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Сталинград сугышында катнашучыларны котладылар. Билгеләп үтик, 2 февраль — Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Бу истәлекле дата уңаеннан 1926 елда туган, Сталинград сугышында катнашкан Мария Леонтьевна Залоганы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов карадылар. Ветеранга батырлык, рухи көч һәм патриотизм өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Мария Леонтьевна фронт тормышын бик кечкенә нечкәлекләре белән хәтерли. Ул Сталинградта туган. Хәрби хәрәкәтләр вакытында Волгоградта хәрби госпитальдә төрле хезмәт вазыйфаларын башкара. «Сталинградны саклаган өчен» медале, «Жуков» медале белән бүләкләнгән.

Үзәк районда Сталинград оборонасында катнашкан, Бөек Ватан сугышы ветераны Гаффар Хәбибрахман улы Хәбибрахманов яши. Бүген шул район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов һәм "Горзеленхоз" ААҖ генераль директоры Азат Вильданов өенә барып ветеранны котладылар һәм аңа бүләкләр тапшырдылар.

Гаффар Хәбибрахман улы Сталинградны азат итә, яралана, госпитальдән соң чикне саклый, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, «Сугышчан казанышлары өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнә.

1942 елның 17 июленнән алып 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышының иң зур көрәше санала.

Сишәмбе, 2 февраль 2021, 15:01