Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 февральдә президент грантлары Фонды Россия Федерациясе президенты грантларын гражданнар җәмгыятен үстерүгә бирү өчен коммерцияле булмаган оешмалар арасында узучы  #ВторойКонкурс2021  конкурсына гаризалар кабул итә башлады.

Конкурста түбәндәге таләпләргә туры килә торган коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала: оешма конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланганчы бер елдан да соңга калмыйча теркәлгән булса, оешма биш йөз мең сумга кадәр грант сораган очракта – конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланганчы алты айдан да соңга калмыйча теркәлгән булса һәм башкалар.

Конкурс этаплары, кирәкле документлар һәм катнашучыларга карата таләпләр турында тулырак мәгълүмат https://президентскиегранты.рф/ рәсми сайтында урнаштырылган.

Чәршәмбе, 3 февраль 2021, 09:57