Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Федоровна Шилоносова 90 яшьлек юбилее уңаенан котлаулар кабул итте.

Анна Федоровна – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. Пермь краеның Кылосово авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1938 елда беренче сыйныфка укырга керә, җиде сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхоз хуҗалыгында эшли, төрле эш башкара. Сугыштан соң суд участогы секретаре булып эшкә урнаша.

1955 елда кияүгә чыга. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Яр Чаллыга гаилә 1969 елда күчеп килә. Анна Федоровна сәнәгать предприятиеләре трестына секретарь булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга да шуннан китә. Бүген ветеранны ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

#ПобеднаяЭстафета75, #увойнынеженскоелицо

Чәршәмбе, 3 февраль 2021, 10:43