Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетында www.pfr.gov.ru электрон сервис эшли, аның ярдәмендә социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) раслаучы белешмә алырга мөмкин. Бу натураль формада социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки өлешчә алуны сайлаган федераль льготниклар арасыннан булган гражданнар өчен актуаль.

Күрсәтелгән белешмә социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларда кулланыла. Нигездә, ул ташламалы дарулар алу өчен медицина учреждениеләрендә кирәк. Кайчагында белешмә социаль иминият фондына яки социаль яклау органнарына санаторий-курорт дәвалавына юллама сорап мөрәҗәгать иткәндә дә кирәк булырга мөмкин.

Белешмә алу өчен Пенсия фонды сайтының шәхси кабинеты аша һәм «социаль түләүләр» бүлегендә «Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукы турында белешмәгә заказ бирергә» сервисын сайларга кирәк. Тиешле хокук булган очракта, аны чыгарырга һәм таләп буенча күрсәтергә мөмкин булган документ формалаштырылачак. Шәхси кабинет аша алынган белешмә электрон имза белән раслана һәм РПФ клиентлары хезмәтләрендә бирелә торган шундый ук белешмәгә тиң.

Социаль хезмәтләр җыелмасы дару препаратлары һәм медицина әйберләре, инвалид балалар өчен дәвалы туклану продуктлары, санатор-курорт дәвалавына юлламалар, шулай ук дәвалану урынына бару өчен түләүне үз эченә ала.


Чәршәмбе, 3 февраль 2021, 11:57