РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны
Әнәс Сәлах улы Сәлаховны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Котлауларга Шәһәр
Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов, шулай ук ТИҮ рәисе Людмила Багрецова
да кушылды.
Актаныш районының Иске Айман авылында туган Әнәс Сәлах улы Сәлаховка 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышына кадәр ул туган авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1941 елда Спас педагогия училищесын тәмамлый. 1943 елда Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтен Байкал арты Ерак Көнчыгыш фронтында башлый, Монголияне, Манчжурияне азат итүдә катнаша.
Әнәс Сәлах улы 3 бала тәрбияләп үстергән, 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
«Сугышчан казанышлары өчен», «Батырлык өчен», «Японияне Җиңгән өчен»,
«II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены» медальләре, юбилей даталарына медальләр
белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 3 февраль 2021, 15:54