Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Шәһәр Советының 2017 елның 24 октябрендәге 20/8 номерлы Шәһәр Советы карары белән расланган «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре»нә үзгәрешләр кертү турында Шәһәр Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар булачак. Тыңлаулар 25 февральдә 14:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты бинасында (Х.Туфан проспекты, 23 йорт), 400 залда узачак.

Карар проекты буенча тәкъдимнәрне 25 февральгә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 нче йорт адресы буенча, 234 кабинетка яки mky_ati@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Проект белән биредә танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 13:19