Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елның 8-14 февралендә балаларны китап укуга тарту буенча "Китап сөючене үстерәбез" мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе 14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Яратып китаплар бүләк итегез" исемле бишенче гомумроссия акциясен уздыра. Акция кысаларында китапханәләр, китап кибетләре, музейлар, мәктәпләр, гимназияләр мәйданчыкларында гадәттәгечә китапханәләр һәм балалар учреждениеләре өчен китаплар җыю оештырылачак. Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасыда әлеге чарадан читтә калмый, шуңа күрә китап сөючеләрне «Яратып китаплар бүләк итегез» акциясендә катнашырга чакыра.

Әлеге вакыйга кысаларында шәһәр китапханәләре мәйданчыкларында китаплар җыю һәм кызыклы чаралар оештырылачак. Чарада катнашучылардан үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә булган яки өр-яңа китаплар кабул ителә. Катнашырга теләүчеләрне Үзәк шәһәр китапханәсендә 8 февральдән 14 февральгә кадәр Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча көтәләр. Акция яңалыкларын «Китап сөючене үстерәбез» Ассоциациясе һәм Россия дәүләт балалар китапханәсе сайтларында күзәтеп барыгыз.

Сишәмбе, 9 февраль 2021, 13:57