Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 "Энергетик" мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Яр Чаллының 18 гаиләсе сертификат алды. Гаиләне ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мульканова котладылар.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә әлеге акчалардан файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм ул акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән.

Чәршәмбе, 3 февраль 2021, 17:03