Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда хокук саклау структуралары һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре катнашында регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Шәһәр Советының даими комиссиясе утырышы булды.

Киңәшмәдә катнашучылар «Яр Чаллы шәһәрендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау һәм аңа каршы тору, шул исәптән «террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук 2020 - 2022 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә терроризм һәм экстремизм күренешләрен минимальләштерү һәм бетерү буенча чаралар турында»гы мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров хәбәр иткәнчә, 2020 елда хокук саклау органнарының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә терроризм категориясе буенча 16 җинаять исәпкә куелган. Узган ел идарәгә һәм полициянең территориаль бүлекләренә 97 хәбәр килгән, аларның барысы да тулы күләмдә эшләнгән. Хәбәрләрнең төп өлеше шикле сумкаларга, пакетларга һәм тартмаларга кагыла иде. Исерек килеш җиткерелгән ялган хәбәрләр, шулай ук акча таләп итү максатыннан юридик затларга карата хәбәрләр булган. Ялган хәбәрләр тапшырган өчен узган ел барлыгы 5 җинаять эше кузгатылган.

Шәһәр прокуроры урынбасары Айдар Салимуллин билгеләп үткәнчә, 2020 елда шәһәр прокуратурасы тарафыннан Терроризмга каршы тору турындагы закон үтәлешен күзәтү эшчәнлеге кысаларында 138 тәртип бозу ачыкланган, 137 күрсәтмә кертелгән, 47 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Бер дәгъва гаризасы, террорчылыкка каршы яклану таләпләре туры килмәү сәбәпле, бинаны эксплуатацияләүне туктату турында, Чаллы шәһәр судына җибәрелде.

"2020-2022 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук терроризм һәм экстремизм күренешләрен минимальләштерү һәм бетерү" муниципаль программасы буенча мәгълүматны Башкарма комитетның халык иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 2022 елга кешеләр күпләп була торган объектларның, гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә оешмаларның террорчылыкка каршы яклану дәрәҗәсен арттыру, шулай ук шәһәрлеләрдә толерантлык тәртибен формалаштыру, интернационализм, татулык культурасын, милли һәм дини түземлекне арттыру күздә тотыла.

Муниципаль программаны бәяләүнең индикаторы булып шәһәр территориясендә террорчылык актларын кылырга омтылуны булдырмау тора. Муниципаль программа 36 чарадан гыйбарәт, аларның 30ы оештыру характерына ия һәм 6сы финанс чаралары бүлеп бирүгә кагыла. 2020-2022 елларга шәһәр бюджетыннан 42 176, 69 мең сум акча бүлеп бирелгән.

 Мэрның коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рамил Файсханов Яр Чаллыда террорчылыкка каршы шәһәр комиссиясе эшчәнлеге алып барылуын искә төшерде, аның составына җирле үзидарә органнары һәм хокук саклау органнары вәкилләре керә. Аның рәисе – шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 2020 елда комиссиянең җиде утырышы узды, анда 19 мәсьәлә каралды.

Чәршәмбе, 3 февраль 2021, 17:11