Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Адымнар» проекты буенча полилингваль мәктәпнең төзелеш эшләре барышы белән танышты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, белем бирү учреждениесе 59 нчы гимназия булачак. Хәзерге вакытта төзүчеләр оешманың өченче катын төзиләр. Төзелеш белән Казанның «Грань» компаниясе шөгыльләнә, объект өстендә 286 кеше эшли.

"Шәһәр һәм «КАМАЗ»ны төзегән кебек рекордлы срокларда төзибез. Чаллы өчен бу тормыш нормасы, объектларны кыска вакыт эчендә төзү. Алдагы 4 мәктәпне 6 ел эчендә төзедек. Безнең бурыч – тиз һәм сыйфатлы итеп төзү", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Булачак 59 нчы гимназия «Прибрежный» паркы янында урнашкан. Шулай ук бассейн да булачак.

Билгеләп үтик, республикада полилингваль мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре булдыруның инициаторы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев булды.

Яңа мәктәп 1224 урынга исәпләнгән.

Мәктәп үз ишекләрен 2021 елның 1 сентябрендә ачар дип планлаштырыла. Моннан тыш, уку елы башына Замелекесье микрорайонында яңа мәктәп төзеләчәк һәм файдалануга тапшырылачак.

Пәнҗешәмбе, 4 февраль 2021, 11:48