Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссиясе әгъзалары 2020 елда төзелеш тармагы эшенә йомгак ясадылар.

Әлеге темага доклад белән Башкарма комитетның Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы Айрат Ганиев чыгыш ясады.

Ул ассызыклаганча, шәһәрнең төзелеш тармагы, пандемия белән бәйле вәзгыятькә карамастан, үз эшчәнлеген уңышлы гамәлгә ашырган. Шулай итеп, шәһәрдә 310 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. "Социаль ипотека" программасы буенча 63/23 һәм 594 гаиләгә 63/21 микрорайоннарында ике күпфатирлы торак йорт төзелде. 625 фатирлы 63/16, 63/20 йортлар төзелеше башланган. Алар 2021 елда файдалануга тапшырылыр дип планлаштырыла.

2020 елда алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителде. Моңа биш ел вакыт киткән. «ФОН» өлешчеләре үз фатирларын 8-10 ел көтте. 2015 елда шәһәрдә 939 алданган өлешче бар иде. Хисап елында «Евростиль» дәүләт корпорациясе – 65/10 торак йортта, ә «Профит» компанияләр төркеме 65/06 йортында төзелешне тәмамлады. 65/03 (2,3 чират) торак йортның өлешчеләр проблемасы алданган гражданнарга 63/09 йортта «Домкор» компаниясе тарафыннан фатир бирү юлы белән хәл ителде.

Республика клиник онкология диспансерының 2 млрд 261 млн сумлык филиалы, 333 млн сумлык «Победа» футбол манежы, Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы «КАМАЗ» ясалма бозлы ябык шугалак, 313,8 млн сумлык «Юбилейный» йөзү бассейны, 691 млн сумлык 660 урынлык өч балалар бакчасы төзелеше тәмамланган.

2020 елда мәдәният учреждениеләренә аерым игътибар бирелде. "Энергетик" мәдәният йорты, балалар театр сәнгате мәктәбе, Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе ремонтланды.

 Аннары депутатлар комиссиянең агымдагы елга эш планы турында фикер алыштылар.

Пәнҗешәмбе, 4 февраль 2021, 11:16