Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Салахов 68 микрорайонда белем бирү учреждениеләрен төзү буенча килеп туган хәлгә аңлатма бирде. Ул, 2006 елда Шәһәр Советының 14/4 номерлы карары белән бүгенге көндә гамәлдә булган Яр Чаллы шәһәренең Генераль планы раслануын әйтеп узды, анда З. Яруллин урамында урнашкан җир кишәрлегендә мәктәп һәм балалар бакчасы урнаштыру каралмаган, дип аңлатты.

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, белем бирү учреждениеләренә ихтыяҗ мәсьәләсе өйрәнелгән. Шулай итеп, 68 микрорайонда яшәүче һәм күрше мәктәпләргә йөрүче мәктәп яшендәге балалар саны 30 кеше, ә мәктәпнең проект егәрлеге кимендә 800 укучы. "Яр Чаллы шәһәренең 69 нчы микрорайонында генераль планы белән мәктәп урнаштыру каралуын хәбәр итәргә теләр идем. Алдагы елларда бу план гамәлгә ашырылыр дип өметләнәбез", - дип нәтиҗә ясады Фәрит Сәлахов.

Пәнҗешәмбе, 4 февраль 2021, 14:57