Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Бу юнәлештә эшне оештыру турында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова сөйләде: "Хәзерге вакытта барлык дәвалау учреждениеләрендә дә чират кәгазе алып барыла. Барлык затлар – 18 яшьтән өлкәнрәкләр. Төрле яшьтәге, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәкләр дә языла. Уртача саннан артып китүче аерым яшь төркеме юк".

Наил Мәһдиев шәһәрнең эре предприятиеләрендә вакцинация үткәрү өчен кирәкле шартларны булдырырга кушты. Әйтик, прививка ясау кампаниясе «КАМАЗ» ААҖдә башланды. Халыкка ике этапта «Спутник V» препараты белән прививка ясыйлар. Беренче иньекциядән соң 21 көн узгач пациентка икенчесе кертелә.

"Кичә ике бригада двигательләр заводына һәм фәнни-техник үзәккә барды. График төзелде, көн саен "КАМАЗ"ның барлык заводларына һәм бүлекчәләренә  чират кәгазе буенча чыгачаклар. Көн саен уртача 100-110 кеше вакцинацияләнәчәк.

Мобиль прививка бригадасына чыгу өчен предприятиедә тиешле шартлар тудырылырга тиеш: медицина һәм прививкалар ясау кабинетлары, вакциналарны саклау өчен кирәкле җиһазлар", – дип аңлатты Айгөл Борһанова.

Спикер хәбәр иткәнчә, шәһәр поликлиникалары тарафыннан суыту җиһазлары, күчмә бригадалар өчен термосумкалар сатып алынган, чөнки «Спутник V» вакцинасын транспортлау һәм саклау температурасы 18 градус булырга тиеш. Чаллылылар поликлиникаларда коронавирустан прививкага языла алалар. Хәзерге вакытта вакцинацияне беренче компонент белән 1300дән артык чаллылы, икенчесен – 300дән артык кеше узды.

Пәнҗешәмбе, 4 февраль 2021, 14:45