Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Андрей Давыдович Фроммны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев, шулай ук ТИҮ рәисе Рима Газизова да кушылды.

Андрей Давыдович Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә туган. «Идел буе немецларын куып чыгару турында»гы указ чыккач, аны Алтайга озаталар, ә аннары унбиш яшьлек егетне Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәренә эшкә җибәрәләр.

1949 елда өйләнә. Барлык туганнары да тарихи ватаннары - Германиягә китәләр, аны да чакыралар, әмма Андрей Давыдович китүдән баш тарта. 2005 елның маенда Яр Чаллыга килеп төпләнә.
Андрей Давыдович ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 5 февраль 2021, 15:34