Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе әгъзалары Башкарма комитет вәкилләре белән берлектә  җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсенең 2020 елдагы эш нәтиҗәләрен карадылар. Әлеге тема буенча җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин чыгыш ясады.

Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәренең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләре идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2020 елда шәһәр бюджеты 783 млн сумга тулыланды, план күрсәткечләре 757,9 млн сум иде. Өстәмә рәвештә 25,1 млн сум кергән, үсеш 3,3% тәшкил иткән. Ленар Гыйззәтуллин ассызыклаганча, идарә эшчәнлегенең төп максаты – шәһәр милке һәм җир ресурслары белән идарә итүнең максималь нәтиҗәлелеген, аның керемлелеген һәм сакланышын тәэмин итү.

Ленар Гыйззәтуллин шулай ук Яр Чаллыда шәһәрнең күп балалы гаиләләренә шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итүен хәбәр итте. Чират исемлегенә 7 753 күп балалы гаилә кертелгән, шулардан 3 060 гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән.

2020 елда Тукай районының Ильбухтино һәм Калмаш авыллары территориясендә урнашкан 784 җир кишәрлеге бирелгән. Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 700 гектардан артык җир кирәк.

 Депутатлар шулай ук даими комиссиянең 2021 елга якынча эш планы турында фикер алыштылар.

Җомга, 5 февраль 2021, 16:30