Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев температура түбәнәйгәндә оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кушты: "Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең игътибарына. Безнең барлык учреждениеләр балансында бина, корылмалар бар. Шуңа күрә халык яшәешен тәэмин итүче учреждениеләр эшендә бернинди өзеклекләр булмасын өчен, эшне игътибар белән оештырырга кирәк. Хуҗалыкта температура төшкәндә барысы да була. Бу мәсьәләдә тәҗрибәбез бар, шуңа күрә мин барысына да мөрәҗәгать итәм. Кышта бернинди дә гаҗәп әйбер юк. Без төньяк ил, мондый пиклар була. Кышын һава темпетатурасы 30 градустан түбәнрәк төшү булырга мөмкин, асылда бу аномалия түгел. Әмма бу мәсьәләләргә игътибар нәкъ менә шундый чорда булырга тиеш. Шуңа күрә барыгызга да бу мәсьәләгә игътибар итүегезне сорыйм. Балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре дә, балалар һәм өлкәннәр күпләп була торган урыннар да бар. Һәркайсы хезмәт күрсәтүче персоналга ия, эчке, шактый катлаулы хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр. Беренче чиратта, мин бу чорда җылылык белән тәэмин итүне күз алдында тотам, тиешле белгечләр үз урыннарында булырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

Дүшәмбе, 8 февраль 2021, 08:39