Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 721 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 322,3не тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 24,5%ка кимрәк. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тарафыннан сәүдә үзәкләрен, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, белем бирү учреждениеләрен, шәхси медицина оешмаларын, сәүдә үзәкләрен, хостелларны, кунакханәләрне, кинотеатрларны, балалар уен бүлмәләрен санитар һәм эпидемиологик нормаларны үтәү буенча тикшерү дәвам итә.

"Нигездә, барлык кирәкле профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар үтәлә, – дип билгеләп үтте Илгизәр Бариев. – Шулай ук узган атнада шәһәр прокуратурасы белән берлектә мәгариф учреждениеләренә тикшерү үткәрелде. Дүрт мәктәп һәм продукция белән тәэмин итүче – "Мәктәп туклануы" ҖЧҖ тикшерелде. Нәтиҗәләр сезнең адреска язмача рәвештә җибәреләчәк".

Наил Мәһдиев мәктәп менюсының билгеләнгән таләпләргә туры килүе белән кызыксынды: "Бүген 12 көнгә эшләнә торган барлык менюлар безнең илдә кабул ителгән федераль стандартларга туры килә, шулаймы?"

"Әйе, кайбер төзәтмәләр керткәннән соң, ул федераль санитар кагыйдәләрнең билгеләнгән таләпләренә туры килә", – дип раслады Илгизәр Бариев.

Дүшәмбе, 8 февраль 2021, 09:14