Җирле товар җитештерүчеләр продукциясен алга этәрү максатларында
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2019
елның 5 маеннан Татарстанда республика маркетинг үзәге эшли. Яр Чаллы шәһәренең муниципаль заказ бүлеге базасында бизнес вәкилләре үз
ихтыяҗлары өчен продукция сатып алу буенча укулар һәм практика
узалар.
2020 елда шәһәрнең коммерция предприятиеләре өчен биржада 48 миллион
сумлык 533 сатып алу үткәрелде – бу иң яхшы күрсәткеч, республикада барлык
сатып алуларның өчтән бере. Уздырылган процедуралар нәтиҗәләре буенча экономия 3,8 млн сум тәшкил иткән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 8 февраль 2021, 10:23