Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә Татарстан Республикасында һава торышы киң циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Төньяк-көнбатыш һава агымнары белән безнең районнарга салкын арктик һава килә башлаячак. 6 февральдә, шимбә көнне, кар көтелә, төнлә көнчыгыштан юеш кар, урыны белән буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил

Төнлә минималь һава температурасы -8..-13°, төнлә һәм иртән урыны белән аязганда -18°ка кадәр. Юлларда көчле бозлавык. Якшәмбе, 7 февральдә, төнлә -20..-25°, көндез -17..-22° тирәсе булыр дип көтелә. Бераз кар явачак. Дүшәмбе, 8 февральдә, температура тәүлек дәвамында -20..-25°, төнлә һәм иртән түбән урыннарда -29°кадәр төшәчәк. Урыны белән бераз кар.

Якынча фараз буенча, 9-10 февральдә республикада һава торышына аз болытлы антициклон йогынты ясый башлаячак. Төнлә һава температурасы -27..-32°, көндез -19..-24°. Уртача температура нормадан 10-13 градуска түбән булыр дип көтелә.

Җомга, 5 февраль 2021, 15:42