ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүген эш визиты
белән Чаллыда. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил
Хәлимов озатуында ул полилингваль мәктәп төзелә торган мәйданчыкта
булды. Төзелеш белән Казанның «Грань» компаниясе шөгыльләнә.
"Эш темплары мине сөендерде, – дип уртаклашты Татьяна Ларионова. -
Төзүчеләр өченче кат дәрәҗәсенә чыктылар. Эчке эшләр дә башланды. Алга
таба эшләү өчен кирәкле материаллар сатып алынды.
Яр Чаллыда 1224 урынга исәпләнгән бер генә мәктәп төзелмәгән, әмма бу типик мәктәптән бик нык аерыла, чөнки ул полилингваль комплекс буларак төзелә. Нигез итеп без РФ мәгариф министры тарафыннан Россиядә иң яхшы проект дип табылган Казан проектын алабыз".
Учреждение 59 нчы гимназия булачак, аның директоры итеп Азат Галиев билгеләнде. Полилингваль укыту моделе булган мәктәп заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак, анда балаларга үз-үзләрен күрсәтү һәм иҗат итү өчен шартлар тудырылачак.
"Әлбәттә, бу мәктәп конкурентлыкка сәләтле балалар әзерләячәк. Укучылар, ким дигәндә, өч телне беләчәк: рус, татар, инглиз телләрен", – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 9 февраль 2021, 17:48