Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча проект старт алды. Шуларның беренчесе бүген Пушкин исемендәге 78 нче пролицеенда ачылды. Шахмат зонасы «Мәгариф» илкүләм проектын үстерү максатларында барлыкка килде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Яр Чаллы мунципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов катнашты.

Тантаналы өлеш башланыр алдыннан кунакларга "Гарри Поттер" романы стилендә тематик күргәзмә тәкъдим иттеләр, укучыларның казанышлары, шул исәптән Робототехника турында сөйләделәр.

"Без барлык мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары һәм шахмат сыйныфлары булдыру инициативасы белән чыктык. Безнең балалар, беренче яки 11 сыйныфта укуларына карамастан, шахмат уйный, анализлый, уйлый, фикер йөртә, җиңә белсеннәр иде. Бу уен үҗәтлеккә, тырышлыкка, җиңәргә өйрәтә. Җиңүчеләр мәктәбендә булуыбызга мин беренче адымнан инандым. Сезнең атмосферагыз шундый шәп! Сез барыгыз да шундый якты, креатив, заманча! Моның өчен укытучыларга рәхмәт. Шулай ук безнең инициативаны хуплаган Шәһәр Советы депутатларына рәхмәт белдерәм", – диде Татьяна Ларионова тантаналы ачылышта.

Яшь гимназистлар кунакларга шахмат уйнау буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, киләсе уку елы башына Чаллыда 56 шундый шахмат зонасы булдырылырга тиеш, республикада шуның 896сын эшләтеп җибәрү планлаштыра.

Сишәмбе, 9 февраль 2021, 18:56