Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Энерготехаудит" ИЦ" ҖЧҖ 2021 елдан 2035 ел чорына кадәр Чаллы шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү проекты буенча Россия Федерациясе энергетика министрлыгы тарафыннан бирелгән кисәтүләрне бетерү эшләрен тәмамлады.

Җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схемасы проекты шәһәр сайтында "Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе" бүлегендә урнаштырылган. Искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: otdelenergetiki432@mail.ru яки 2021 елның 16 февраленә кадәр 431 кабинетка (Х. Туфан проспекты, 23 адресы буенча) китерергә була.

Сишәмбе, 9 февраль 2021, 14:16