Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе искәртеп узганча, ата-аналарга 2020 елның 15 июленнән туган балалар өчен СНИЛСны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерергә кирәкми.

Яңа туган баланы ЗАГС органнарында теркәгәннән соң, тууны дәүләт теркәвенә алу турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә РПФна тапшырыла, шуның нигезендә балага иминият номеры булган шәхси счет ачыла.

Баланың шәхси шәхси счет номеры (СНИЛС) ананың шәхси кабинетында дәүләт хезмәтләре бердәм порталында (gosuslugi.ru) чагылдырыла. Пластик карта башка бирелми.

Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән ата-аналарга бирелә. Рәсмиләштерелгән СНИЛС турында электрон почта яки смс аша тиз арада хәбәр алу өчен, шәхси кабинетта тиешле көйләүләрне сайларга кирәк. Баланы теркәү турындагы белдерү дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында күрсәтелгән анкета белешмәләре һәм пенсия фондына ЗАГСтан кергән мәгълүматларның бер үк вакытта тәңгәл килүе шартында килеп чыга. Әгәр хатын-кыз фамилиясен алыштырса, дәүләт хезмәтләре порталындагы мәгълүматларны актуальләштермәгән булса, баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат аның шәхси кабинетында чагылыш тапмаска мөмкин.

Чәршәмбе, 10 февраль 2021, 13:57