Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Дәүләт Думасы ахыргы, өченче укылышта наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын куллануга тарткан өчен җаваплылык турындагы җинаять һәм җинаять-процессуаль кодексларына төзәтмәләр кабул итте. Төзәтмәләр авторлары – Россия Федерациясенең наркотикларга каршы дәүләт сәясәте Стратегиясе нигезендә Дәүләт Думасының барлык дүрт фракциясе депутатлары.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «Без кабул иткән төзәтмәләр, интернет аша наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору максатыннан, Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә эшләнде. Челтәрдә наркотиклар куллануны аноним һәм җәзасыз пропагандалау алып барыла, аларны сатып алу мөмкинлекләре турында мәгълүматлар урнаштырыла, кайбер наркотикларның куркынычсызлыгы һәм зыянсызлыгы турында мифлар эленә. Моңа чик куярга кирәк, чөнки нәкъ менә яшь кешеләр, балалар шундый мәгълүмат йогынтысы астында калалар, үз сәламәтлекләрен һәм киләчәк тормышларын куркыныч астына куялар».

Закон мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрдән ("Интернет" челтәрен дә кертеп) файдаланып, наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын куллануга тарту өчен җинаять җаваплылыгын билгели. Мондый гамәл өчен биш елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Әгәр дә наркотиклар куллануга омтылыш саксызлык нәтиҗәсендә ике яки аннан да күбрәк зыян күрүченең үлеменә китерә икән, 12дән 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә зур җаваплылык билгеләнә.

Чәршәмбе, 10 февраль 2021, 14:18