Яр Чаллының Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәгыймулла Гата улы Хәйруллин һәм Бания Мөҗәһит кызы Мөҗәһитова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. Юбилярларга РФ президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлау һәм бүләкләрне район администраиясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, ТИҮ рәисләре Любовь Кутузова һәм Наталья Тузова тапшырдылар.
Хатыны белән ике бала үстергәннәр, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. 2021 елда ирле-хатынлы 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәчәк.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән
Бания Мөҗәһит кызы Мөҗәһитова ТАССРның Актаныш районы Түке авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли. 1948 елда Пермь өлкәсенә китеп, күмер шахтасына эшкә урнаша. 1970 елда Яр Чаллыга комсомол төзелешенә кайта. Пенсиягә чыкканчы ЗСКда эшли. Ире белән бергә кыз үстерәләр, бер оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 10 февраль 2021, 15:15